«Мин Алласызлык турында әйтмәдем, дин турында әйтәм

«Мин Алласызлык турында әйтмәдем, дин турында әйтәм. Аңла, дин ул идеология генә, Алла-рух. Аңла, бәгырькәем, Ватан бар һәм шул Ватанга хезмәт итәбез диюче партияләр бар. Ватан төшенчәсе — изге төшенчә, партияләр изге була алмый. Дин дә шулай» Туфан Миңнуллин. «Төш»

Баш миен мең сорау бораулый.
Сыдыра дөреслек камчысы:
Кан коеш Парижда… Əй, Аллам!
Бу вәхши кайсы дин ялчысы?!.

«Аллаһы әкбәр»-дип үтерә… Бу золым
Дин белән агулау түгелме?!.
( Париж ул шәһәр дә. Хыял да! Ə терракт
Тулаем бер хыял үлеме…)

Чарасыз, дөньяга файдасыз
Диндарны күрәм дә, шом баса…
Алла бер! Һәр дингә мең төрле
Кануннар язмыйдыр, ләбаса?!.

Инанам: Алла бар! Алла бер!
Калганы… аһ, шайтан… икеле-микеле.
( Дин дигән партия кемгәдер
Файдалы бизнестыр шикелле…)

О-о-о! Андагы интрига!.. Ходаеееем,
Ярлыка яраткан бәндәңне!
Соңарган саваплар артына кемнәрнең
Гөнаһын яшергән мәлләре?!.

Аһ, усал тарихта дин эзе…
Фаҗига. Җинаять. Зур керем. ( укыган килешер)
(Темадан ераклар, әйдәгез, тәнкыйтьсез!) Бу минем фикерем. Һәм моны
Кемдер бер әйтергә тиештер!

Никадәр мәкер бар. Золым бар.
Туктатыйк уенны. Шом баса.
Шул битлек астында бер генә
Камил җан булсачы ичмасам!..

Беләм ләәә! Əбием сабагы —
Йомырка тавыкны өйрәтми!..
Тик… дәшми калалмыйм, бигәйбә:
Ходайга мафия кирәкми!

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт